Лениногорск муниципаль районы авыл җирлекләрендә, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең расланган эш планы нигезендә, агымдагы елның 6 нчы маеннан 16 нчы маена кадәр физик затларга караган техникаларга еллык техник карау уздырылды. Чаралар шушы чорга хас булган санитар-эпидемиологик нормалардагы таләпләрне үтәп гамәлгә ашырылды.
Техник карау уздыру барышында техника документлары, документта күрсәтелгән номер агрегатларының туры килү-килмәве, тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавы, ОСАГО полисы тикшерелә, шулай ук машинаның һәм тагылманың техник торышы куркынычсыз эксплуатация һәм әйләнә-тирә мохитне саклау таләпләренә җавап бирү-бирмәве бәяләнде.
Уздырылган техник карау нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның хуҗаларына техник карау узу турында таныклыклар бирелде, җитешсезлекләре ачыкланган техника буенча техник карау акты төзелде һәм яңадан карау датасы билгеләнде.
Зәй-Каратай, Керкәле, Яңа Иштирәк, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Ормышлы авыл җирлекләрендә техниканы карау буенча югары активлык күрсәтелде.

И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск муниципаль районы бүлеге башлыгы.