2020 елның 15 нче маеннан башлап 17 маена кадәрге чорда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуын бетерү чаралары турында» 2020 елның 19 нчы мартындагы 208 номерлы ТР МК карарына үзгәрешләр кертү хакында» 2020 елның 10 нчы маендагы 374 номерлы карары таләпләрен үтәү максатында, Саба муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Р.Р.Харисов, ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать тәртибен саклау эшчәнлеген тәэмин итү буенча әйдәп баручы белгече А.Р.Исхакова, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-көнбатыш территориаль органы консультанты И.А.Вәлиев катнашындагы мобиль төркем Саба муниципаль районындагы сәүдә объектлары буенча рейд үткәрде. Рейд барышында хокук бозучыларга карата Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.6.1 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелде, алар, карар чыгару өчен, район судына җибәрелде.