Татарстан Республикасы Россия күләмендә һәм халыкара дәрәҗәләрдә үткәрелә торган чараларда актив катнаша. «Коррупциягә каршы бергәләп!» дигән Халыкара коррупциягә каршы яшьләр социаль реклама конкурсы шундый чараларның берсе булып тора, аны Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы оештыра.
14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшьләрне әлеге конкурста катнашырга чакырабыз. Конкурс эшләрендә җәмгыять тормышының төрле өлкәләрендә коррупциягә каршы көрәшнең заманча дәүләт механизмнарын, шулай ук бу юнәлештә халыкара хезмәттәшлекнең ролен һәм әһәмиятен чагылдырырга кирәк.
Эшләр 2020 елның 1 нче октябренә кадәр конкурсының www.anticorruption.life рәсми сайтында «Иң яхшы плакат» һәм «Иң яхшы видеоролик» дигән ике номинациядә кабул ителә. Конкурста катнашу өчен конкурсның рәсми сайтында теркәлү формасын тутырып теркәлергә һәм Конкурс кагыйдәләре белән ризалашуыңны расларга, шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк. Конкурс эшләрен конкурсның рәсми сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә урнаштырырга кирәк.
Тагын да тулырак мәгълүматны конкурсның www.anticorruption.life рәсми сайтында алырга була.