Актаныш муниципаль районында терлек азыгы җыю комбайннарына техник карау уздырылды

2020 елның 19 мае, сишәмбе

18 нче майдан башлап Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең азык әзерләү техникасының әзерлеген тикшерә башлады. Карауга, үзйөрешле азык җыю комбайннары һәм ургычлар белән беррәттән, печән әзерләү буенча барлык машиналар комплексы тәкъдим ителде: печән чапкычлар, тырмалар, тыгызлап җыйгыч машиналар һәм төргәкләрне ташу арбалары. Техник карау техниканы куркынычсыз эшләтүгә бәйле таләпләрне үтәү максатында үткәрелде. Бу чарага «Тамыр» ҖЧҖ, «Ташкын» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ һәм «Нур Баян исемендәге» ҖЧҖ хуҗалыклары тиешенчә әзерләнгән һәм техник карауны уңышлы уздылар.

 

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International