Нурлат муниципаль районында физик затларның тракторлары тикшерелде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

2019 елның 12 нче маеннан 15 нче маена кадәр Нурлат муниципаль районында, расланган график нигезендә, авыл җирлекләрендәге физик затларның тракторларына техник карау уздырылды. Тикшерүне уздырганда түбәндәгеләргә махсус игътибар бирелде:

- машиналарның теркәлү белешмәләренә туры килү-килмәвенә;

- техник торышка;

- янгын куркынычсызлыгы буенча чаралар белән тәэмин ителешкә;

- таныклыклар булу-булмавына.

Техник карауга 64 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында ачыкланган әллә ни зур булмаган җитешсезлекләр урында бетерелде, җитди тәртип бозу очраклары ачыкланмады. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык техника техник карау узу турында таныклык алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International