Агымдагы елның 14 нче маенда «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында техник карау узды. Теркәлгән 11 берәмлек техника арасыннан 8 берәмлек техника тикшерүгә тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 6 берәмлек техникага техкарау узу турында таныклыклар бирелде, ә техник карауны узмаганнар буенча техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.