Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә вакантлы вазыйфага конкурс игълан ителде

2020 елның 15 мае, җомга

2020 елның 15 нче маенда Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы – Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан ителә.

Квалификация таләпләре: «Машина төзелеше», «Технологик машиналар һәм җайланмалар», «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру», «Авыл хуҗалыгын электрлаштыру һәм автоматлаштыру», «Агросәнәгать комплексында машиналарга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау технологиясе», «Автомобильләр һәм автомобиль хуҗалыгы», «Транспорт һәм технологик машиналар һәм җайланмалар сервисы», «Җир өсте транспорт техникасы һәм технологияләре», «Агроинженерия», «Юриспруденция», «Икътисад һәм авыл хуҗалыгын оештыру» юнәлешләре буенча һөнәри белемгә (белгечлеккә) ия булу.

Дәүләт граждан хезмәте стажы: кимендә бер ел яки белгечлек, әзерлек юнәлеше буенча кимендә ике еллык эш стажы.

Вакантлы вазыйфа турында мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган: http://gossluzhba.gov.ru/. 

Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм кирәкле документлар конкурс комиссиясе сәркатибе тарафыннан 2020 елның 4 нче июненә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 йорт, 101 каб. Тел.: 221-77-85.

Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 23 нче июнендә (якынча) булачак.

Конкурс үткәргәндә конкурс комиссиясе кандидатлары Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 23.08.2018 ел, № 01-05/226-пр боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс үткәрү турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм индивидуаль әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Тестка әзерләнү өчен кандидат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында  http://gossluzhba.gov.ru/, үзенең һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен, конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International