2020 елның 8 нче маенда, расланган график нигезендә, «Элеватор Заволжья» ҖЧҖ оешмасында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 7 берәмлек техника китерелгән иде. Номер агрегатлары, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Биш берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. 2 берәмлеккә техник карау актлары төзелде, алар буенча ике күрсәтмә чыгарылды.
Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
