Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе исеменнән һәм шәхсән үземнән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән ихлас тәбрик итәм!
Сез бит дәһшәтле сугыш белән күзгә-күз очрашкан батыр буын, тере хәзинә. Сез сөйләгән хатирәләрдә хаклык ярылган, алар теләсә кайсы китаптан да кадерлерәк. Сез кичергән хис-тойгылар – ихлас, Сез кичергән озын гомер – искиткеч могҗиза. Оныкларыгыз һәм киләчәк буыннар өчен, безне куандырып, бик озак яши күрегез. Сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!
Бәйрәм белән, Җиңү көне белән, яраткан ветераннарыбыз!
Хөрмәт белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.Р.Зыятдинов