Актаныш муниципаль районының шәхси секторында техника тикшерелә

2020 елның 8 мае, җомга

Районның авыл җирлекләрендә шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар дәвам итә. Соңгы атнада Күҗәкә, Киров, Татар Суыксу  һәм Татар Ямалы авыл җирлекләрендәге техникаларга техник карау уздырылды. 200 берәмлектән артык техника каралды. «Корыч атлар»ның күпчелек хуҗалары әзерлек эшләренә намус белән караган һәм аерым шелтәләр белдерелмәде. Алдан хәбәр ителгәнчә, техник караулар аерым күрсәтелгән урында түгел, ә турыдан-туры милекче яшәгән урын буенча үткәрелде.

 

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International