Агымдагы елның 22 нче апреленнән башлап Теләче муниципаль районы территориясендә шәхси затларга караган үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник караулар үткәрелә. Теркәү документлары, машиналарның техник торышы, аларны эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә туры килү-килмәве тикшерелә. Хәзерге вакытта аларның гомуми саны 976 берәмлек тәшкил итә. Техник караулар авыл җирлекләре буенча график нигезендә башкарыла. 7 нче май торышына унөч авыл җирлегенең сигезендә техник караулар үткәрелде. Техник караулар үткәргәндә тупас хокук бозу очраклары ачыкланмады.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.