Аксубай муниципаль районында физик затларга караган үзйөрешле техникага тикшерүләр уздырыла башлады

2020 елның 8 мае, җомга

Аксубай муниципаль районында шәхси хуҗаларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырыла башлады. Бүгенге көндә районда физик затларга 1000нән артык техника теркәлгән. Авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә чаралар үткәрү буенча оештыру эшләре башкарылды. Расланган график нигезендә, 6 нчы һәм 7 нче май көннәрендә Саурыш, Урмандәй, Иске Илдерәк, Иске Кармәт авыл җирлекләрендә физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карау барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә. График нигезендә техник карау башка җирлекләрдә дә дәвам итәчәк.

              

Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International