Тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга техник карау үткәрү графигы нигезендә, Питрәч муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек органнары тарафыннан 2020 елның 6 нчы маенда Күн һәм Әлбәдән авылларында техник карап чыгулар уздырылды. Техник карауга 18 берәмлек техника китерелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча тракторларның һәм тагылмаларның милекчеләренә техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
В.В. Максимов – Питрәч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.