Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе инициативасы белән Буа муниципаль районында агымдагы елның 2 нче маенда киңәшмә узды, аның тематикасы авыл хуҗалыгы әһәмиятендәге актуаль мәсьәләләргә багышланган иде. Киңәшмә «Дружба» ҖЧҖ хуҗалыгының Мулланур Вахитов бүлекчәсе базасында үткәрелде. Киңәшмәдә эшчәнлекләре агросәнәгать комплексы белән бәйле булган авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм төрле хезмәтләр җитәкчеләре катнашты. Буа муниципаль районы башлыгы Кәмәртдинов Ранис алда торган барлык проблемаларны буенча чыгыш ясады. Әңгәмә барышында ул җирле аграрийларның авырткан урыннарына кагылды, авыл хуҗалыгы техникасының әзерлегеннән башлап сенаж траншеялары һәм азык амбарлары торышына тукталды, шулай ук терлекчелек фермаларын вакытында ремонтлауны таләп итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының район идарәсе башлыгы Габитов Ранис авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кыр эшләренә әзерлегенә һәм районның барлык терлекчелек комплексының бүгенге торышына анализ ясады. Үз чыгышында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы бүлеге башлыгы Разбитнов Евгений булачак азык әзерләү эшләре барышында үзйөрешле машиналарны имин эшләтү таләпләрен тайпылышсыз үтәргә чакырды.
Евгений Разбитнов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Буа шәһәре һәм Буа муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
