«Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә техника тикшерелде

2020 елның 6 мае, чәршәмбе

2020 елның 30 нчы апрелендә «Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-төзелеш идарәсендә техника тикшерелде. Техник карауга 23 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының) төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Шулай ук үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләре, медицина аптечкасы, аварияле тукталыш тамгасы, тәгәрәп китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителеше дә тикшерелде. Техкарау нәтиҗәсендә техника әзерлегенә анализ ясалды. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү вакытында юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Барлык 23 берәмлек тә техник карауны уңышлы узды.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International