Әлки муниципаль районының Чаллы авылындагы «Чаллы терлекчелек комплексы»нда техника тикшерелде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Быелның 30 нчы апрелендә, расланган графикка туры китереп, Чаллы авылындагы «Чаллы терлекчелек комплексы» территориясендә техник карау уздырылды. Техник карауга барлыгы 10 берәмлек үзйөрешле юл техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 9 берәмлек техникага техкарау узу турында таныклыклар бирелде, ә  техник карауны узмаганнар буенча техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International