Казан шәһәренең «Шәһәрне төзекләндерү» МУП техника каралды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Эш графигы нигезендә, 2020 елның 29 нчы апрелендә Казан шәһәренең «Шәһәрне төзекләндерү» МУП предприятиесендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлек җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 45 берәмлек үзйөрешле техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 42 берәмлек техника техник карау уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә иде һәм аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде. 3 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде.

М.Р.Әхмәтҗанов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International