«Алексеевскдорстрой» җәмгыятендә техника тикшерелде

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

27 нче, 28 нче һәм 29 нчы апрель көннәрендә, расланган графикка туры китереп, «Алексеевскдорстрой» ААҖ участокларында һәм төп базасында техник карау уздырылды. Техник карауга 233 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 230 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык бирелде, ә 3 берәмлеге буенча техник карау актлары төзелде. Ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә кирәк.

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International