Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы!

Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе коллективы Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый!

Беренче Май – яз һәм җылылык, өмет алып килә торган, үз хокук-мөмкинлекләреңне чын мәгънәсендә тормышка ашыру теләген тудыра торган бәйрәм, бу – чын хезмәт ияләре, көндәлек хезмәте белән киләчәк өчен нигез салучы тырыш кешеләр бәйрәме. Фәкать хезмәт сөючәнлек һәм фидакарьлек кенә теләсә кайсы җәмгыятьнең үсешендә, билгеләнгән барлык ниятләргә ирешүдә  мөһим башлангыч булып тора.

Тырышып эшләгән һәркемнең намуслы хезмәте кирәкле булсын һәм лаеклы бәяләнсен, шатлык һәм иминлек китерсен. Әлеге язгы көннәр шатлык һәм бәхет белән тулсын, яңа казанышларга дәртләндереп, ышаныч хисе бирсен. Һәркайсыгызның йөрәгендә яз яшәсен, күңелендә май чәчәк атсын, өендә мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International