Агымдагы елның 28 нче апрелендә, расланган график нигезендә, Әлки муниципаль районының Ташбилге авылында «Западное» АСК базасында техник карау узды. Техник карауга барлыгы 29 берәмлек үзйөрешле юл техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 26 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде, ә 3 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.