Алабуга муниципаль районының «ХАЯТ КИМЬЯ» җәмгыятендә техника тикшерелде

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган техник карау графигы буенча 2020 елның 28 нче апрелендә «ХАЯТ КИМЬЯ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Әлеге оешмадан 33 берәмлек техника күрсәтелде. Машиналарның техник торышына һәм куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә, тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелде. «ХАЯТ КИМЬЯ» ҖЧҖ хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында 33 таныклык бирелде.

Марсель Шияпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International