Тәтеш муниципаль районының «Казаков» крестьян-фермер хуҗалыгында техника тикшерелде

2020 елның 29 апреле, чәршәмбе

Тәтеш муниципаль районында планлы еллык техник караулар дәвам итә.  Шулай итеп, 27 нче апрельдә «Казаков» крестьян-фермер хуҗалыгында үзйөрешле техникага тикшерү уздырылды. 13 берәмлек техника тәкъдим ителгән иде. Теркәү документларының, номер агрегатларының, тракторчы-машинист таныклыкларының туры килү-килмәве тикшерелде, машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бер акт төзелде, аның буенча күрсәтмә чыгарылды, 12 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International