«Татавтодор» җәмгыятенең Лаеш муниципаль районындагы Шәһәр яны филиалында техника тикшерелде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

Лаеш муниципаль районының сәнәгать предприятиеләрендә ел саен уздырыла торган техник карау эше юл хуҗалыгы предприятиеләреннән башлана. 2020 елның 27 нче апрелендә «Татавтодор» АҖдә юл-төзелеш машиналарына, тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карауга 71 берәмлек төрле техника күрсәтелде. 65 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. Хуҗалык механизаторлары белән юл-төзелеш эшләрен башкарганда техниканы куркынычсыз эшләтү буенча әңгәмә үткәрелде. 2019 елда тракторлар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде.

 

Радик Гәрәев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International