Тәтеш муниципаль районындагы «Новая Заря» җәмгыятендә техника тикшерелде

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

2020 елның 27 апрелендә Тәтеш муниципаль районының «Новая Заря» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. 20 берәмлек техника күрсәтелде, аларның 18 берәмлеге буенча техник карау узу турында актлар бирелде, 2 берәмлеге буенча техник карау актлары төзелде, алар буенча 2 күрсәтмә чыгарылды. Хуҗалык механизаторлары белән гомуми файдаланудагы юллардан хәрәкәт иткәндә һәм тәүлекнең караңгы чорында эшләгәндә куркынычсызлык техникасын саклау турында әңгәмә уздырылды.

Сергей Балантаев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International