24 нче апрельдә «Татавтодор» АҖ Арча филиалының Әтнә участогында, расланган график нигезендә, техник карау үткәрелде. Гомуми файдаланудагы юлларда эксплуатацияләнә торган юл-төзелеш техникасы, нигездә, файдалану кагыйдәләре таләпләрен үтәмәгән очракта, юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркыныч тудырырга мөмкин, шуңа күрә дә техниканың техник төзеклегенә һәм механизаторларның квалификациясенә һәрвакыт аерым игътибар таләп итә. Узган еллардагы кебек үк, техниканы әзерләү югары дәрәҗәдә иде, тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык 8 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды.
Р.К.Сабиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.
