«Татавтодор» җәмгыятенең Саба филиалында техника тикшерелде

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

2020 елның 24 нче апрелендә, техник карау үткәрү графигы нигезендә, «Татавтодор» АҖнең өзлексез эшләп килүче Саба филиалында, барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп, үзйөрешле техникага һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

Техник карауга 26 берәмлек техника китерелде. Номер агрегатлары, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Техник карау вакытында кайбер үзйөрешле машиналарда янгын сүндерү чараларының булмавы ачыкланды. Ачыкланган бозулар буенча җаваплы вазыйфаи затка, җитешсезлекне бетерү вакытын күрсәтеп, күрсәтмә бирелде. Техник күзлектән караганда, техника кешеләрнең гомере, саулыгы һәм милке, әйләнә-тирә мохитне саклау өчен куркынычсызлык таләпләренә туры килә иде.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International