Питрәч муниципаль районындагы «Татавтодор» җәмгыятендә техника каралды

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек органнарында теркәлгән тракторларга, үзйөрешле машиналарга, тагылмаларга һәм башка төр машиналарга 2020 елда техник карау уздыру план-графигы нигезендә Питрәч муниципаль районындагы сәнәгать предприятиеләренә карата әлеге төр чараларны уздыру эше дәвам итә. 2020 елның 24 нче апрелендә «Татавтодор» АҖ – Кулай линия идарәсендәге техникаларга контроль-диагностик приборлар кулланып, техник карау үткәрелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыкларына, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәлү документлары булуга аерым игътибар бирелде. Ел саен әлеге оешма техниканың техник карауга бик югары дәрәҗәдә әзер булуын күрсәтә һәм 2020 ел да искәрмә түгел, техник карап чыгуга тәкъдим ителгән 21 берәмлек техниканың барысы да тиешле тикшерүнед барлык таләпләренә дә җавап бирә. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

В.В. Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International