Агымдагы елның 22-24 апрель көннәрендә Теләче муниципаль районының Олы Мәтәскә, Югары Кибәхуҗа һәм Баландыш авыл җирлекләре территорияләрендә шәхси затларның тракторларына, арбаларына һәм үзйөрешле машиналарына техник карау уздырылды. Теркәлү документлары, машиналарның техник торышы, аларның эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүе тикшерелде. Техник карауларга хуҗалары тарафыннан барлыгы 121 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тупас җитешсезлек очраклары ачыкланмады. Урынга чыкканда, бер үк вакытта, профилактика чаралары да уздырыла, алар барышында апрель аенда 18 хокук бозу очрагы ачыкланды һәм алар буенча аналогик санда беркетмәләр төзелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.