«Саба урман хуҗалыгы» ҖЧҖ белән Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгындагы техника тикшерелде

2020 елның 24 апреле, җомга

2020 елның 21-22 апрель көннәрендә, техник карау үткәрү графигы нигезендә, «Саба урман хуҗалыгы» ҖЧҖ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ оешмаларында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.

Номер агрегатлары, тракторчы-машинист таныклыклары тикшерелде, инструменталь диагностика уздырылды. Янгын куркынычсызлыгына һәм техниканы имин эшләтү һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга махсус игътибар бирелде.

Р.Р. Харисов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International