2020 елның 22 нче апрелендә «Татнефтедор» Нурлат автомобиль юллары идарәсе җәмгыятендә, транспорт бүлеге башлыгы М.В.Верхошинский белән берлектә, юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды. Карап чыгуга 25 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 21е тикшерүне уңышлы узды. Тикшерү вакытында тышкы яктылык приборларына, янгын сүндерү чараларына игътибар бирелде, механизаторларны юл техникасы белән идарә итүгә кертүгә рөхсәт кәгазе булу-булмавы һ.б. тикшерелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 4 техник карау акты төзелде, җитешсезлекләрне бетерү өчен конкрет срокларын күрсәтеп, вазыйфаи затка күрсәтмә бирелде.
Д.Ю.Кудряшов – Нурлат муниципаль районы баш дәүләт инженер-инспекторы.