2020 елның 22, 23 апрель көннәрендә Яңа Чишмә муниципаль районының Петропавловск һәм Әдәмсә авылларында физик затларга караган үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды. Техник карап чыгу барышында хуҗаларга Татарстан Республикасында тракторлар катнашында теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләре турында мәгълүмат җиткерелде. Барча техника контроль-диагностика приборларын кулланып тикшерелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча өч акт төзелде, җитешсезлекләрне бетерү срокларын күрсәтеп, ике күрсәтмә бирелде.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.