2020 елның 22 нче апрелендә, эш графигы нигезендә, «Уңыш+» ҖЧҖдә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан, әлеге оешманың техник бүлеге җитәкчесе белән берлектә, үзйөрешле техникага еллык техник карау уздырылды, анда 9 берәмлек техника күрсәтелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык техника тикшерү кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә иде, нәтиҗәдә аларга техник карау узу турында таныклыклар бирелде.
М.Р.Әхмәтҗанов – Казан шәһәре буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.