Әлки муниципаль районындагы «Хузангаевский» җәмгыятендә техника тикшерелде

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Агымдагы елның 20 нче апрелендә, расланган график нигезендә, «Хузангаевский» ҖЧҖ базасында Сиктермә Хузангай авылында техник карау узды. Техник карауга барлыгы 34 берәмлек үзйөрешле юл техникасы тәкъдим ителде. Тикшерү контроль-диагностика приборларын кулланып үткәрелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча 30 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклык бирелде, тикшерүне уза алмаганнарына техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча, ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.                           

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International