Яңа Чишмә муниципаль районында физик затларга караган техникага карата тикшерүләр дәвам итә

2020 елның 21 апреле, сишәмбе

Яз җитү белән Яңа Чишмә муниципаль районының агросәнәгать комплексындагы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тракторларга ел саен үткәрелә торган техник караулар уздырыла, алар быел 10 нчы апрельдә төгәлләнде. Техник карау узган барлык техникага таныклыклар бирелде һәм алар язгы кыр эшләренә кереште. «Игенче» ҖЧҖ, Н.А. Скоков КФХ, «Агро-Основа» ҖЧҖ, М.И. Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторлары һәм җитәкчеләре техниканы намус белән һәм сыйфатлы итеп әзерләгән. Хәзерге вакытта, расланган график нигезендә, район авыл җирлекләрендә көн саен физик затларга карый торган тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелә. Техник караулар Акъяр, Шахмай, Акбүре, Волчья Бистәсе, Кызыл Октябрь совхозы бистәсендә, Архангел Бистәсе авыл җирлекләрендә узды. Акъяр, Шахмай һәм Архангел Бистәсе авыл җирлекләрендә техника хуҗалары яхшы һәм оешкан төстә әзерләнгән.            

Физик затларга караган техниканы тикшерүләрне 2020 елның 30 нчы апреленә төгәлләргә кирәк.

Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International