Актаныш муниципаль районында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Шәхси затларга караган тракторларга һәм тагылмаларга техник караулар уздырыла башлады. Техника хуҗаларына таләпләрне җиткерү буенча әзерлек өлеше үткәрелде. Район газетасында алдан ук һәр җирлек буенча график басылып чыкты, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары белән техника буенча чагыштыру эшләре дә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, физик затлар тарафыннан теркәлгән техниканың өлеше елдан-ел арта бара. Бүгенге көндә базада 1094 берәмлек техника бар. Узган елгы күрсәткечләре буенча 709 берәмлек техник карау узу турында таныклык алган. 17 нче апрель көнне Чалманарат авыл җирлегендә күрсәтмә тикшерү уздырылды, әлеге чарага массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә кушылды. Киләсе атнадан башка җирлекләрдә дә расланган план-график нигезендә эш дәвам иттереләчәк. Бүлек тарафыннан әлеге тикшерүләрне аерым билгеләнгән урында трактор хуҗаларын җыймыйча гына үткәрү турында карар кабул ителде. Эш милекченең яшәү урыны буенча техник карау үткәрүгә гаризалар нигезендә дәвам итәчәк.

И.М.Хәкимов – Актаныш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International