Зеленодольск муниципаль районында «Каздорстрой» ААҖ техника каралды

2020 елның 17 апреле, җомга

Агымдагы елның 16 нчы апрелендә, расланган график нигезендә, Зеленодольск районының Новониколаевский поселогында «Каздорстрой» ААҖ базасында техник карап чыгу узды. Техник карауга 55 берәмлек үзйөрешле техника тапшырылды. Техниканы карау контроль-диагностика җайланмаларыннан файдаланып уздырылды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 51 берәмлек техникага техкарау узу турында таныклыклар бирелде, ә  техник карауны узмаганнар буенча техник карау актлары төзелде. Кагыйдәләр буенча ачыкланган җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерергә һәм техниканы яңадан тикшертергә кирәк.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы буенча баш дәүләт  инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International