Коронавирусны профилактикалау буенча авыл хуҗалыгында җитештерүчеләр өчен Роспотребнадзор киңәшләре

2020 елның 17 апреле, җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) эш бирүчеләрне хезмәткәрләр арасында яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча киңәшләрне үтәргә чакыра.

Хезмәткәрләрне кулларны йогышсызландыру чаралары (шул исәптән урнаштырылган дозаторлар ярдәмендә дә) яки йогышсызландыра торган салфеткалар белән тәэмин итәргә, әлеге гигиена процедурасының үтәлешен контрольдә тотарга, шәхси саклану чаралары белән тәэмин итәргә киңәш ителә. Оешмада бүлмәләрне чистарту һәм хезмәткәрләрнең кулларын эшкәртеп тору өчен йогышсызландыра торган чараларның, битлекләрнең һәм ресираторларның кимендә биш көнлек запасы булырга тиеш.

Моннан тыш, эш бирүчеләргә оешмага кергәндә, шулай ук күрсәтмәләр булса, эш көне дәвамында да хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәргә киңәш ителә. Югары тән температурасы һәм йогышлы авыру билгеләре күзәтелгән очракта, хезмәткәр эш урыныннан читләштерелергә тиеш. Эш бирүче хезмәткәрнең табиб чакыртуын тикшерүдә тотарга тиеш. Яңа коронавирус йогышы теркәлгән илләрдән кайтканнан соң да хезмәткәрләрнең өйдә 14 көн дәвамында үзизоляция режимын үтәүләрен тикшереп тору мөһим.

Җитәкчелек, технологик җиһазларга ремонт ясау һәм хезмәт күрсәтү эшләреннән тыш, предприятие эшчәнлеге белән бәйле булмаган затларны предприятиегә кертүдән чикләргә, шулай ук курьер хезмәтеннән корреспонденция кабул итүнең үзара бәйләнешсез ысулын тәэмин итәргә тиеш. Электрон хезмәттәшлек һәм персонал тарафыннан мәгълүмат бирүдә телефон элемтәсеннән файдалану алымы кертелергә тиеш.

Эш бирүчеләргә эш юнәлешләрен билгеләп, коллективны аеру, ягъни хезмәткәрләрне төрле катларда, аерым кабинетларда урнаштыру, эшне берничә сменада оештыру мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.  Шулай ук коллективлардагы теләсә нинди корпоратив чараларны, хезмәткәрләрнең башка массакүләм чараларда катнашуын чикләргә киңәш ителә.

Предприятие хезмәткәрләре шәхси һәм иҗтимагый гигиена кагыйдәләрен үтәргә, кулларны сабын белән юу яки тире антисептиклары белән эшкәртү режимын сакларга тиеш. Аларга һәр 2 сәгать саен эш бүлмәләрен җилләтергә һәм һаваны даими зарарсызландыру максатында бактерицид лампаларны, ябык типтагы һава рециркуляторларын кулланырга кирәк. Килгән кешеләр белән эшләгәндә хезмәткәр бер тапкыр кулланыла торган битлекләр запасы белән (эш сменасының дәвамлылыгыннан һәм битлекләрне 3 сәгатькә кимендә 1 тапкыр алыштыруга карап), дезинфекцияләүче салфеткалар, кулларны эшкәртү өчен тире антисептиклары, дезинфекция чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне кабат куллану, шулай ук дымлы битлекләр куллану рөхсәт ителми. Цехлар, участоклар, бүлекләр арасында материаллар, эшләнмәләр һәм документлар күчеше өчен җавап бирүче хезмәткәрләр сулыш органнарын саклау чаралары һәм бармакчалы бияләйләр белән тәэмин ителергә тиеш.

Пандемия чорында оешманың техник персоналы һәр 2 сәгать саен дезинфекция чараларын кулланып, ишек тоткаларын, сүндергечләрне, терәкләрне, контакт өслекләрен (хезмәткәрләр өстәлләрен һәм урындыкларын, оргтехниканы), гомуми кулланылыштагы урыннарны (туклану, ял итү бүлмәләрен, бәдрәф бүлмәләрен, спорт белән шөгыльләнү бүлмәсен һәм башкаларны), барлык бүлмәләргә аерым игътибар биреп, биналарны сыйфатлы итеп җыештырырга тиеш.

Хезмәткәрләрне тукландыру өчен ашханә булган очракта:

- алга таба җыеп алып, йогышсызландырып һәм билгеләнгән тәртиптә юк итеп, бер кулланыла торган савыт-сабадан файдалануны тәэмин итәргә;

- күп тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдаланган очракта, аларны куллану күрсәтмәсенә туры китереп, савыт-сабаны һәм өстәл приборларын 90 минут дәвамында 65°С ким булмаган температурада йогышсызландыруны тәэмин итә торган эшкәртү режимнарын кулланып яки шул ук температурада, санитар законнардагы таләпләргә туры китереп, йогышсызландыра торган чаралар кулланып, кул белән эшкәртергә.

Ашханә булмаганда:

- эш урыннарында ризык кабул итүне тыю, ризыкны бары тик махсус билгеләнгән бүлмәдә генә – аш бүлмәсендә генә ашарга кирәк;

- аш бүлмәсе булмаганда, әлеге максатлар өчен кулларны юу өчен раковина белән (кайнар һәм салкын су үткәрелгән) бүлмә бүлеп бирергә, аны көн саен йогышсызландыра торган чаралар белән  чистартып торуны күздә тотарга.

Төшке аш вакытында хезмәткәрләр үзләренең хәрәкәт итүен чикләргә: предприятие территориясенә, турыдан-туры вазыйфаи бурычларны үтәүгә бәйле булмаган биналарга баруны туктатып торырга тиеш.

Эш бирүче, шулай ук, яңа коронавирус йогышы (COVID-19) арткан һәм аның белән чирләүчеләр дәрәҗәсе югары булган чорда үзизоляция режимын тәэмин итеп, йөкле хатын-кызлар һәм 65 яшьтән өлкәнрәк булган, начар иммунитетлы, хроник авырулары булып, хәтәрлек төркеменә караган затларны эштән читләштерергә яки читтән торып эшләү режимына күчерергә тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия Федерациясенең азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны җитәрлек күләмдә азык-төлек продуктлары белән өзлексез тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек җитештерүнең өзлексезлеген тәэмин итү максатларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр тарафыннан йөк ташу, хәрәкәт итү һәм илтеп җиткерү тәртибе турында аңлатмалар эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International