«Нижнекамскшина» җәмгыятендә техника тикшерелде

2020 елның 17 апреле, җомга

2020 елның 16 нчы апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Нижнекамскшина» ГАҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карауга 45 берәмлек техника китерелде. 41 берәмлек техникага техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Яктырту җайланмаларының төзексез булуы өлешендә ачыкланган җитешсезлекләр буенча 4 берәмлек техникага техник карау актлары төзелде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына, механизаторларның махсус кием белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.

       

Рәмзин Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International