«Татавтодор» АҖ Чаллы филиалының Сарман юл ремонт-төзелеш идарәсендә техника тикшерелде

2020 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе

15 нче апрельдә, расланган график буенча, «Татавтодор» АҖ Чаллы филиалының Сарман юл ремонт-төзелеш идарәсе тракторчылары ел саен уздырыла торган дәүләт техник каравына үз тракторларын, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны тәкъдим итте. Техник карауга барлыгы 11 берәмлек юл-төзелеш техникасы һәм тагылма тәкъдим ителде. Техниканы тикшергән вакытта руль һәм тормоз системасының, яктылык һәм тавыш сигнализациясенең төзек булу-булмавына, шиннарның, тизлекне күчерә торган җайланма эшләп торганда двигательнең эшен тоткарлау системасы торышына карата инструменталь контрольлек чаралары кулланылды, агрегатларның номерлары тапшырылган документлардагы белешмәләргә туры кил-килмәвенә, тиешле категория белән тракторчы-машина йөртүче таныклыгы, аптечка, янгын сүндергечләр, теркәлү документлары булу-булмауга игътибар бирелде.

Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылмалар уңышлы гына техник карау узды.

 

Альберт Сәлахов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Сарман муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International