Теләче муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча максатчан чаралар еш уздырыла. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау уздыру турында таныклыклар һәм башкалары тикшерелә. Агымдагы елның 15 нче апрелендә мондый чара Шәдке һәм Әбде авыл җирлекләре территорияләрендә үткәрелде.
Үткәрелгән рейд барышында 9 административ хокук бозу очрагы ачыкланды, алар буенча Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 статьясы буенча административ хокук бозу турында беркетмәләр төзелде.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.