2020 елның 15 нче апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлки муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлеккә яхшы бәя бирде, технопаркны яңарту, орлыклар әзерләү, ашламалар туплау буенча эшне билгеләп үтте. Әлкидә, республиканың күп кенә башка районнарындагы кебек үк, язгы кыр эшләре тулы куәтенә бара. Районда чәчү эшләренә 250 берәмлектән артык трактор, 24 чәчү комплексы, 190 агрегат, культиватор, чәчкеч техника җәлеп ителгән. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов «Хузангаевское» ҖЧҖдә яңа чәчү комплекслары эшен бәяләде. Биредә чәчү эшләренә беренчеләрдән булып, гадәттәгедән иртәрәк керешкәннәр. Бүгенге көндә «Востокзернопродукт» АҖ хуҗалыкларында чәчүгә керештеләр. Районда бүгенге көндә файдалануга тиешле рөхсәте булган техника гына эшкә җәлеп ителгән һәм монда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге тырышлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.
А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.
