Лаеш муниципаль районындагы «Нармонка» агрофирмасында техника тикшерелде

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Лаеш муниципаль районы агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында техникага карата ел саен уздырыла торган тикшерүләр дәвам итә. 2020 елның 13 апрелендә «Нармонка» агрофирмасында тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник карау үткәрелде. Техник карауга барлыгы 25 берәмлек трактор һәм тагылма күрсәтелде. 24 берәмлек техника тикшерүне уңышлы узды. Хуҗалык механизаторлары белән авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда техниканы имин эшләтү темасы буенча әңгәмә уздырылды.

Радик Гәрәев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International