2020 елның 12 нче апрелендә, график нигезендә, Мөслим муниципаль районының Иске Карамалы авыл җирлегендәге техникага ел саен уздырыла торган техник карау уздырылды. Барлыгы 8 берәмлек техника күрсәтелгән иде. Аларның барысы да тикшерүне уңышлы узды һәм техник карау узу турында таныклыклар алды.
Рамил Зарафетдинов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы.