Спас муниципаль районында үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлешен тикшерү буенча рейд узды

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасының бөтен территориясендә яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычына бәйле рәвештә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән чикләү чаралары комплексы гамәлгә ашырыла. Югары әзерлек шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын контрольдә тоту көчәя.

Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең башка органнары белән беррәттән, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе һәм аның вазыйфаи затлары, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы янаган территориядә югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 20.61 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле. Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләре, эчке эшләр органнары белән берлектә, үз-үзеңне изоляцияләү режимы үтәлеше буенча рейдлар үткәрә. Бүген Спас муниципаль районында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Спас муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рәмис Ганиев һәм Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы Илнур Батыршин катнашында шундый рейд уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International