Минзәлә муниципаль районында техник караулар оештырылды

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Техник караулар расланган график буенча үткәрелә, алар нигезендә 10 нчы апрельгә кадәр авыл хуҗалыгы предприятиеләре балансында булган тракторларга һәм тагылмаларга техник тикшерү төгәлләнде.

15 нче апрельдән башлап Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлеге тарафыннан авыл җирлекләренә чыгып, физик затларга караган тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылачак. Тикшерү уздыру графиклары авыл җирлекләре башлыкларына җиткерелгән, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары аша да мәгълүмат бирелде.

 

Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International