2020 елның 11 нче апрелендә Арча муниципаль районының «Возрождение» агрофирмасы» ҖЧҖендә үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 60 берәмлек техника тәкъдим ителде, аларның 3се техник карау таләпләренә туры килми иде. «Кишет» ҖЧҖ һәм «Төрнәле-Пошалым» агрофирмасы» ҖЧҖ җитәкчеләре еллык техник карау уздыруга әзерлекне билгеләнгән срокта оештырмаган. Аларга карата административ чаралар күреләчәк.
Габделхак Касыймов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.