Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Чистай муниципаль районында булды

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

10 нчы апрельдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Чистай муниципаль районында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты һәм район хуҗалыкларында чәчүгә әзерлек дәрәҗәсендә яхшы бәя бирде, технопаркны яңарту, орлыклар әзерләү, ашламалар туплау эшләрен билгеләп үтте. Чистайда, республиканың башка күп кенә районнарындагы кебек үк, язгы кыр эшләре тулы куәтенә алып барыла. Районда чәчү эшләренә 200дән артык трактор, 16 чәчү комплексы, 170 агрегат, культиватор, чәчкеч җәлеп ителгән.  Марат Җәббаров «Чистай» агрофирмасындагы яңа чәчү комплексларының эшен бәяләде. Монда чәчү эшләренә гадәттәгедән иртәрәк, беренчеләрдән булып  керешкәннәр, 300 гектар арпа, 150 гектар солы чәчелгән. Бүгенге көндә «Родник» хуҗалыкларында чәчүгә чыкканнар, монда 150 гектарга якын арпа чәчелгән, район фермерлары әлегә 270 гектар чәчкән. Районда кырларда бүгенге көндә файдалану өчен тиешле рөхсәте булган техника гына эшли һәм моның өчен Чистай муниципаль районы дәүләт техника күзәтчелек бүлегенең дә тырышлыгы куелган.

 

Сергей Дудин – Чистай шәһәре һәм Чистай муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелегенең баш дәүләт инженеры-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International