Актаныш муниципаль районы агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздыру эше төгәлләнде. Әлеге предприятиеләр буенча районның дәүләт техник күзәтчелек органнарында язгы кыр эшләрен башкаруда катнаша торган 700гә якын техника теркәлгән. Барлык 18 хуҗалык та ел саен үткәрелә торган техник карауга әзерлекне җиренә җиткереп башкарган. Тикшерү өчен 662 берәмлек техника тәкъдим ителде. 607 берәмлек трактор һәм тагылма тикшерү узды, алар буенча техник карау узу турында таныклык бирелде. 40 техник карау акты төзелде. Район буенча, тулаем алганда, бүгенге көндә басуларда тиешле эксплуатацияләүгә рөхсәте булган техника гына эшли.
И.М. Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.