Кайбыч муниципаль районында техника тикшерелә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

«Гөбенә» агрофирмасы» җәмгыятендә агымдагы елның 6 нчы апреленнән алып 8 нче апреленә кадәр, расланган график нигезендә, хуҗалыкның үзйөрешле техникасына ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде.

Тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, үзйөрешле машиналарның куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләренә туры килү-килмәве һәм комплектлау чаралары, аптечкалар булу-булмавы тикшерелде.

Үткәрелгән техник тикшерү нәтиҗәсендә 4 берәмлеккә карата техник карау актлары төзелде һәм җаваплы затка барлык җитешсезлекләрне 20 көн эчендә бетерү турында күрсәтмә бирелде. Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

Хәзерге вакытта Кайбыч муниципаль районының башка АСК хуҗалыкларында да техниканы тикшерү эше дәвам итә.

М.Н. Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International