Ютазы муниципаль районында техника карала

2020 елның 8 апреле, чәршәмбе

2020 елның 7 нче апрелендә Ютазы муниципаль районының И.М.Нәбиуллин крестьян-фермер хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау уздырылды.  Әлеге КФХ тарафыннан тикшерүгә 15 берәмлек техника күрсәтелде. Техник карап чыгу вакытында машиналарның техник торышына, куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуга аерым игътибар бирелде. Барлык тәкъдим ителгән техника да куелган таләпләргә туры килә иде, алар техник карау узу турында таныклык алачак. И.М. Нәбиуллин КФХ хезмәткәрләре белән үзйөрешле машиналарны имин эшләтү буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

 

Назыйм Рәкыйпов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International